news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аграр университет урман хуҗалыгы һәм экология факультетына укырга керергә чакыра

Биредә 135 бюджет урыны каралган.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында 2021 елда укырга керү өчен документлар кабул ителә.

Бакалавриат программасы буенча «Урман эше», «Ландшафт архитектурасы» һәм «Экология һәм табигатьтән файдалану» белгечлекләре буенча, магистратура программасы буенча — «Урман эше» һәм «Ландшафт архитектурасы» белгечлекләре буенча укучылар туплана. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.

Көндезге һәм читтән торып уку формалары каралган. Гариза һәм документларны югары уку йорты сайтында яки Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша читтән торып та бирергә мөмкин. 135 бюджет урыны каралган.

"Бездә студентларга уңышлы белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган, стипендияләр, социаль стипендияләр түләнә, тулай торак бар. Уку вакытында студентлар югары уку йорты эшчәнлегендә, төрле мәдәни-массакүләм чараларда һәм спорт ярышларында актив катнаша", - ди факультет деканы Ренат Гафиятов.

Тулырак мәгълүматны югары уку йорты сайтында белергә мөмкин: http://priem.kazgau.ru яки 8 (843) 236-66-71, 567-46-30 телефоны буенча.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100