news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Борһанов #Татарстан-Онлайн программасында БДИ тапшыру үзенчәлекләрен сөйләячәк

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы социаль челтәрләрдән файдаланучыларның иң киң таралган сорауларына онлайн-режимда җавап бирәчәк.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов 26 июньдә туры эфирда быелгы БДИ тапшыру үзенчәлекләре һәм яңа уку елына әзерлек турында сөйләячәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру үзенчәлекләре, яңа уку елына әзерлек ничек бара һәм укучыларны 1 сентябрьдән нинди үзгәрешләр көтә – болар турында социаль челтәрләрнең туры эфирында ТР мәгариф һәм фән министры сөйләячәк», — диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, Борһанов интернет-челтәрләрдән файдаланучыларның иң киң таралган сорауларына җавап бирәчәк. Министрлык вәкилләре конкрет сорауларга программа тәмамланганнан соң җаваплар әзерләячәк.

#Татарстан Онлайн программасын трансляцияләү «ВКонтакте», «Одноклассники» социаль челтәрләрендә һәм YouTube платформасында 14.30 сәгатьтә башлана.

Программа  быел апрель аенда Татарстанның рәсми берләшмәләрендә эшли башлады. Турыдан-туры эфир вакытында татарстанлылар студия кунакларына актуаль темалар буенча сораулар бирә ала.

Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов, ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков программа кунаклары булды инде. Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы апрель аенда #ТатарстанОнлайн программасында катнашты, ул чакта ул дистанцион белем бирү турындагы сорауларга җавап бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100