news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Психолог БДИга әзерләнү өчен киңәшләр бирде

Белгеч сүзләренчә, сынау тест биремнәрен чишү, фән олимпиадаларында катнашу тәҗрибәсе ярдәм итәчәк.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Бердәм дәүләт имтиханы дулкынлануны җиңү турында Мәскәү шәһәр психология-педагогия үзәге педагог-психологы Оксана Голерова сөйләгән. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Башта имтихан үткәрү процедурасын җентекләп өйрәнергә, сыйныф җитәкчесенә оештыру моментлары буенча барлык кызыксындырган сорауларны бирергә кирәк. Бу имтихан алдыннан булган борчуларны сизелерлек киметергә мөмкинлек бирәчәк», — ди ул.

Белгеч сүзләренчә, сынау тест биремнәрен чишү, фән олимпиадаларында катнашу тәҗрибәсе, педагоглар белән имтиханның ничек узачагы турында консультацияләр, алдагы имтиханнарны тапшыру буенча үз тәҗрибәбез — болар барысы да билгесезлек дәрәҗәсен киметүнең яхшы ысуллары.

Чыгарылыш укучылары тиз арада файдалы мәгълүмат таба алсын өчен, «Зур шәһәр мәктәбе» порталында «Чыгарылыш сыйныф укучысына ярдәм — 2020» дип аталган махсус бүлек булдырылган, анда имтиханнарга әзерләнү өчен кирәкле бөтен нәрсә: ата-аналар, чыгарылыш укучылары һәм педагоглар өчен психологлардан киңәшләр, предмет комиссияләре әгъзаларының киңәшләре җыелган, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100