КФУга укырга керүчеләр өчен бюджет урыннары тәгаенләнде

Абитуриентлардан документлар кабул ителә

 (Казан, 25 июнь, “Татар-информ”). Казан федераль университетында бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча укырга керергә теләгән абитуриентлардан документлар 19 июньдә кабул ителә башлады. Документларны кабул итү исә түбәндәге көннәрдә төгәлләнә: иҗади һәм (яки) һөнәри юнәлеш буенча өстәмә керү сынаулары нәтиҗәләре буенча укырга керүчеләр өчен – 6 июльдә; КФУ тарафыннан мөстәкыйль уздырыла торган сынаулар нәтиҗәләре буенча укырга керүчеләр өчен – 10 июльдә; БДИ нәтиҗәләре буенча, шулай ук көндезге һәм читтән торып уку бүлекләренә магистратура программасы буенча укырга керүчеләр өчен – 24 июльдә. 30 июльдә вузның рәсми сайтында һәм мәгълүмати стендында укырга керү имтиханнарыннан башка һәм максатчан урыннарга кабул итүчеләрнең исемлеге эленә.

Быел КФУга кабул итү 2 этапта тормышка ашырыла. Аның 1нчесендә һәр әзерлек юнәлеше буенча бюджет урыннарының 80 проценты ябылырга тиеш. 2нчесендә – калган 20 проценты.

Конкурс исемлегенә эләккән абитуриентлардан документларның оригиналларын кабул итү 3 август көнне сәгать кичке 6да төгәлләнә. 4 августта 1нче дулкында кабул ителү турында боерык чыга. Шуннан соң калган 20 процент бюджет урынга кабул итү башлана. Конкурс исемлегендәге абитуриентлардан документларның оригиналларын кабул итү 6 августта кичке 6да тәмамлана. Кабул ителү турында боерык 7 августта чыга.

Тагын 1 яңалык: мәктәпне алдагы елларда, шул исәптән 2009 елга кадәр тәмамлаучылар, БДИ нәтиҗәләре буенча гына укырга керә.

2015-2016 уку елында КФУда 5265 бюджет урыны каралган. Шуның 4436сы – көндезге, 829ы – читтән торып уку бүлегенә. Шул исәптән 1459 бушлай урын магистрантларга бирелә.

Шунысына да игътибар юнәлтү зарур: КФУга керергә 3 кенә гариза бирергә була. КФУның Яр Чаллы һәм Алабуга институтларына кабул итү аерым башкарыла.

Сүз уңаеннан, документларны, алдагы еллардагы кебек үк, “Буду студентом” социаль-белем бирү челтәре аша электрон рәвештә тапшырырга мөмкин.

Әлеге язма КФУның рәсми сайтындагы материалларга таянып әзерләнде.

Искәртеп үтик: быел Татартанда 17,5 меңнән артык укучы мәктәп тәмамлый. Республика территориясендәге югары уку йортларына керү өчен 16,5 меңнән артык бюджет урыны, шул исәптән 104 урын дәүләтнеке булмаган вузлар өчен, каралган.