news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәйхразиев: Милли балалар бакчалары әлегә электрон язылу системасына керми

Чаллының 128 балалар бакчасының икесендә белем бирү процессы татар телендә бара, калган бакчаларда татар төркемнәре булдырылган.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Мәктәпкәчә милли белем бирүне үстерү электрон язылу системасына төзәтмәләр кертүне таләп итә. Бу хакта Чаллыда узган күчмә киңәшмәдә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын әзерләү буенча эшче төркем җитәкчесе — ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев хәбәр итте.

Очрашуда Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләгәнчә, бүген Автошәһәрнең балалар бакчаларына 14 меңнән артык татар баласы йөри, бу тәрбияләнүчеләрнең гомуми санының 41,2 процентын тәшкил итә. Автошәһәрнең 128 балалар бакчасының икесендә - «Гөлназ» һәм «Көнбагыш»та белем бирү процессы татар телендә бара. Бу бакчаларга 502 бала йөри.

«Башка мәктәпкәчә учреждениеләрдә татар төркемнәре булдырылды. Балалар бакчаларындагы 1546 төркемнең 355е татар төркеме. Аларда 7 870 бала (22,7 процент) бала йөри. Тулаем алганда, бу уку елында Чаллы балалар бакчаларында татар телендә белем һәм тәрбия бирү 57 процентны тәшкил итә», - дип искәртте Хәлимов.

Татар төркемнәре саны арту, шул исәптән, яңа балалар бакчалары хисабына да бара. Шулай итеп 11 төркем булдырылган инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100