news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәйхразиев: Башкорт сыйныфын ачу - республикалар дуслыгын ныгытуда тагын бер адым

Чаллыда 11нче мәктәп Башкортстан һәм Татарстан Хөкүмәтләре арасындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында база мәктәбе буларак билгеләнгән.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Бүген Чаллыда ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын әзерләү буенча эшче төркем милли телләрдә белем бирә торган берничә мәктәптә булды. Аерым алганда, кунакларны 11нче мәктәп проекты кызыксындырды, анда балаларны башкорт сыйныфына җыю оештырылган.

11нче мәктәп Башкортстан һәм Татарстан Хөкүмәтләре арасындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында база мәктәбе буларак билгеләнгән. Мәктәпнең башкорт телен укытуда күпьеллык тәҗрибәсе бар.

Белем бирү учреждениесе директоры Елена Мосолкова сүзләренә караганда, биредә җирле башкорт җәмгыяте белән күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр урнашкан. «Бездә кичәләр дә, башкорт мәдәнияте концертлары да, халык бәйрәмнәре дә үткәрелә. Безгә Уфадан кунаклар килде, шәһәр башкортлары өчен зур вакыйга булды. Тел проблемалары буенча фикер алышуда түгәрәк өстәлләр дә уздырдык. Кыскасы, мәктәп сыйфатлы белем бирүгә әзер», - диде ул.

 Васил Шәйхразиев сыйныфны карау барышында татар һәм башкорт халыкларының тарихи бәйләнешен искәртте. «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Татарстанда күп гасырлык дуслыкны ныгыту өчен тагын бер адым ясавыбыз сөендерә. Без башкорт теленә өйрәтү өчен мәйданчык төзибез, ә Башкортстан дәреслекләр белән ярдәм итәргә, педагогларны әзерләүне үз өстенә алырга вәгъдә итте», — диде эшче төркем башлыгы.

Әмма Чаллыга милли мәгарифне үстерү өлешендә әле эшлисе эшләр шактый, дип белдерде киңәшмәдә Татарстан вице-премьеры.

Мәсәлән, Чаллыда 433 чуваш баласы яши, әмма шәһәрдә әлегә якшәмбе мәктәбе генә эшли һәм чуваш телендә белем бирә торган бер сыйныф ачылган. Булган тәҗрибәне кабатлап, икенче сыйныфны ачып булмый, балалар җыелмый.

244 кешелек азәрбайҗан диаспорасы да үз сыйныфларын җыярга теләк белдерде,әмма мәсьәлә әлегә хәл ителмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100