Менделеевск районында йөздән артык кеше Бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак

Район мәгариф идарәсе мәгълүматы буенча, хәзер чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарга әзерләнә.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Татарстанның Менделеевск районында быел 11 сыйныфны тәмамлаган 114 укучысы һәм узган елгы өч чыгарылыш сыйныф укучысы Бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак. Бу хакта «Менделеевские новости» яза.

Мәгариф идарәсендә хәбәр итүләренчә, хәзер чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарга әзерләнә. «Барлык чыгарылышлар кебек үк борчылалар, әмма имтиханнарны яхшы нәтиҗәләр тапшырачакларына ышанабыз», — диде идарә хезмәткәрләре.