news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Беренче бердәм дәүләт имтиханнары сынау рәвешендә 29 һәм 30 июньдә узачак

Бердәм дәүләт имтиханының беренчесе 3 июльдә булачак.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Сынау бердәм дәүләт имтиханы 29 һәм 30 июньдә уза. Бердәм дәүләт имтиханының беренчесе 3 июльдә булачак. Россия мәгариф министры Сергей Кравцов «Россия 24» телеканалы эфирында шул турыда әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Сынау имтиханнары бердәм дәүләт имтиханы расписаниесендә булачак. Алар норматив базада бердәм дәүләт имтиханы башлану буларак билгеләнә. Әдәбият, география һәм информатика буенча имтиханнар 3 июльдә узачак», — дип өстәде Кравцов.

Теләге булганнарга БДИның икенче дулкыны 3, 5, 7 һәм 8 августта уза.

Имтихан башлануны күчерү югары уку йортларында кабул итү кампаниясе вакытына йогынты ясамаячак, дип искәртте министр.

29 һәм 30 июньдә, Роспотребнадзор күрсәтмәләренең үтәлешен тикшерү өчен, БДИ укучыларсыз узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot