Иртәгә Бердәм дәүләт имтиханнары башлана

Биология, информатика һәм информацион-коммуникацион технологияләр, татар әдәбияты буенча имтиханнарны узган ел мәктәп, быел башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар, шулай ук чит илдә урта белем алган укучылар тапшыра
(Казан, 25 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). Иртәгә – 26 майда республика мәктәпләрен тәмамлаучы 11 нче сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра башлый. Билгеле булганча, быел Татарстан мәктәпләрен 25688 укучы тәмамлый.

Иртәгә биология, информатика һәм информацион-коммуникацион технологияләр, татар әдәбияты буенча имтиханнарны узган ел мәктәп, быел башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар, шулай ук чит илдә урта белем алган укучылар тапшыра.

Аерым алганда, Татарстан буенча биологиядән имтихан тапшырырга – 3429, информатика һәм информацион-коммуникацион технологияләрдән – 1451, татар әдәбиятыннан 33 кеше теләк белдергән. Билгеле булганча, бу имтиханнарны, кайсы югары уку йортына керүенә карап, укучылар үзләре сайлап ала.

Чираттагы Бердәм дәүләт имтиханы – рус теленнән. Ул 29 майда узачак. Аны республика мәктәпләрен тәмамлаучыларның барысы да мәҗбүри тапшырырга тиеш. Гомумән алганда, Татарстан буенча рус теленнән сынауны 31373 укучы тотар дип көтелә.