Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде
Җиңүчеләргә 150 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырыла. икенче урын ияләре 100 мең сум, өченче урын ияләре 70 шәр мең сумга лаек. Лауреатлар 25 шәр мең сум, номинантлар10 шар мең сум алачак.
(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының җиңүчеләре билгеле.
Аларны Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Ел укытучысы-2022» бәйгесенең төбәк этабы нәтиҗәләрен ачыклау тантанасында игълан иттеләр.
Җиңүгә Башкортстанның Уфа районы Михайловка урта мәктәбе укытучысы Динара Харисова, Казанның 116 нчы лицееның татар теле укытучысы Зилә Габдинова иреште.
Икенче урында — Төмән өлкәсе Вагай районы Заречье урта мәктәбе укытучысы Венера Ибукова, Яр Чаллының 12 нче урта мәктәбе мөгаллиме Силүзә Вахитова.
Өченче урында — Чувашстанның Комсомольск районы Токай урта мәктәбеннән Динә Гыймалтдинова, Казанның 114 нче урта мәктәбеннән Ләйсән Шәрәфетдинова.
Җиңүчеләргә 150 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырыла. икенче урын ияләре 100 мең сум, өченче урын ияләре 70 шәр мең сумга лаек. Лауреатлар 25 шәр мең сум, номинантлар 10 шар мең сум алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз