news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар лексикологиясе» рус теленә тәрҗемә ителәчәк

Хезмәтнең бер томы рус теленә тәрҗемә итеп бетерелгән.

«Татар лексикологиясе» рус теленә тәрҗемә ителәчәк
Рамил Гали фотосы

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Алёна Низамова). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында өч томлык «Татар лексикологиясе» хезмәтен рус теленә тәрҗемә итәләр.

Институт директоры урынбасары Олег Хисамов сүзләренчә, былтыр хезмәтнең бер томы рус теленә тәрҗемә итеп бетерелгән. Бу хакта ул бүген «Татар-информ»да журналистлар белән очрашуда әйтте.

«Татар лексикологиясенә багышланган хезмәтләргә Россиядә һәм чит илдә дә ихтыяҗ бар. Без бу томнарны яңартырга, тулыландырырга булдык. Рус телендә эшли башладык. Былтыр бер томын рус теленә тәрҗемә итеп бетердек. Быел икенче томны яңарту өстендә эшлибез», — диде ул.

  • «Татар лексикологиясе» җыентыгының беренче томы семасиология — сүзләрнең мәгънәсе, фразеологизмнарның килеп чыгышына багышлана. Икенче томда татар теленең сүзлек составы, өченче томда татар теленең аномастикасы, ягъни барлык төрле ялгызлык атамаларның системасы турында мәгълүматлар бар. Хезмәтнең дүртенче томында татар лексикографиясенең казанышлары турында язылган.


news_right_1
news_right_2
news_bot