news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлшат Галиуллина: Татар лексикологиясе кебек басма төрки халыкларның берсендә дә юк

Татар лексикологиясен төзү, аны дөньяга чыгару Мирфатыйх Зәкиев, Флера Сафиуллина кебек галимнәрнең идеясе булды.

Гөлшат Галиуллина: Татар лексикологиясе кебек басма төрки халыкларның берсендә дә юк
Рамил Гали фотосы

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Алёна Низамова). Дүрт өлештән, өч томнан торган «Татар лексикологиясе» җыентыгы хәзерге тюркология фәнендә иң зур казанышларның берсе. Мондый басма башка төрки халыкларның берсендә дә юк.

Бу хакта бүген «Татар лексикологиясе» проекты җитәкчесе, КФУ профессоры, татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина «Татар-информ»да журналистлар белән очрашу вакытында әйтте. 

«Татар лексикологиясе — фундаменталь хезмәт. Ул татар теле белемен генә түгел, хәзерге тюркология фәнендә иң зур казанышларның берсе. Әле бер генә төрки халыкның да телнең лексикологиясе дигән 4 өлештән торган томнары юк», — дип белдерде галимә.

Татар лексикологиясен төзү, аны дөньяга чыгару 20 гасыр ахыры — безнең гасырның башында ук Мирфатыйх Зәкиев, Флёра Сафиуллина кебек галимнәрнең идеясе булган. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты шушы зур хезмәтне бастыруга, аны дөньяга күрсәтүгә алынып, зур казанышка иреште, диде Гөлшат Галиуллина.

  • «Татар лексикологиясе» җыентыгының беренче томы семасиология — сүзләрнең мәгънәсе, фразеологизмнарның килеп чыгышына багышлана. Икенче томда татар теленең сүзлек составы, өченче томда татар теленең аномастикасы, ягъни барлык төрле ялгызлык атамаларның системасы турында мәгълүматлар бар. Хезмәтнең дүртенче томында татар лексикографиясенең казанышлары турында язылган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100