420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Яшел Үзән, 25 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Яшел Үзәннең Тынычлык микрорайонында 1224 укучыга яңа мәктәп һәм 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзеләчәк.
«Тынычлык микрорайонында 50 меңгә якын кеше яши. Биредә 1224 урынлы мәктәп һәм 260 урынлы балалар бакчасы төзү өчен җир кишәрлеге әзерләнгән», — диде дүртенче чакырылыш муниципаль район һәм шәһәр советының бишенче уртак сессиясендә район башлыгы Михаил Афанасьев.
Аның сүзләренчә, шәһәрдә 30 елдан артык бер генә мәктәп тә төзелмәгән, ә аларга ихтыяҗ арта.