Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Тел сагында ир-егетләр» уенының йомгаклау этабы 11 мартта узачак
«Казан шәһәрендә елдагыча «Тел сагында ир-егетләр» педагогик уенының муниципаль этабы узган. Үз фәннәрен татарча укыта торган 100дән артык ир-ат катнашкан», — диде Энҗе Гыйззәтуллина.
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина «Тел сагында ир-егетләр» уенының йомгаклау этабы 11 мартта узачагын әйтте.
«Казан шәһәрендә елдагыча «Тел сагында ир-егетләр» педагогик уенының муниципаль этабы узган. Үз фәннәрен татарча укыта торган 100дән артык ир-ат катнашкан», — диде Энҗе Гыйззәтуллина «Татар-информ» да Халыкара туган тел көне айлыгы йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә.
Аның сүзләренчә, ир-ат укытучылар барысы да команда составында катнашмаган, кайберләре җан атучылар яки аерым конкурсларда гына үз өлешен керткән. «Башта муниципаль этаплары үтте. 11 мартта йомгаклау этабы көтелә», — диде Энҗе Гыйззәтуллина.
Ул, шулай ук, Халыкара туган тел көненә багышланган айлыкта Биектау районында, «Сабантуй», «Салават» күпере журналлары белән берлектә, әти-әниләр өчен «Иң зур мирас бер генә — газиз туган тел генә» төбәкара конференциясе үткәрелгәнен әйтте.
Балалар бакчаларында «Татар малае», «Татар кызчыгы» бәйгеләре үткәрелгән. Саба районында вокал, хореография, конферанс номинацияләре буенча балалар иҗаты бәйгесе уздырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз