news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада студентларның мәгълүмат чаралары ассоциациясен булдырырга җыеналар

Түбән Кама Студентлар лигасы 10 меңгә якын студентны берләштерә, аларның мәнфәгатьләрен төрле дәрәҗәләрдә яклый.

Түбән Камада студентларның мәгълүмат чаралары ассоциациясен булдырырга җыеналар
https://tat.e-nkama.ru

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Түбән Камада Татарстан студентларының IX конгрессы кысаларында фикер алышу мәйданчыклары оештырылды. Бу эшне студентлар өчен актуаль проблемаларны ачыклау һәм аларны хәл итү юлларын эзләү максатыннан, Татарстанның тагын 5 шәһәрендә үткәрәчәкләр. Шәһәрдә Түбән Камада студентларның мәгълүмат чаралары ассоциациясен булдырырга җыеналар.

Түбән Камада 8 һөнәри белем бирү һәм 2 югары белем бирү оешмасы эшли. Түбән Кама Студентлар лигасы 10 меңгә якын студентны берләштерә, аларның мәнфәгатьләрен төрле дәрәҗәләрдә яклый. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Сез студентлар — һәм бу бик шәп! Хәзер шулкадәр күп мөмкинлекләр һәм перспективалар, кызыклы мәйданчыклар бар. Сезнең бүген Түбән Кама һәм Татарстан Республикасы „Студентлар лигасы“ файдасына уңышлы, нәтиҗәле эшләвегезне телим!», — диде сәламләү сүзендә Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина.

Конгресс дүрт этаптан тора. Шуларның берсе 7 юнәлеш буенча түгәрәк өстәлләр үткәрүне күздә тота. Алар «Спорт». «Социаль мәсьәләләр», «Студентлар арасында медиа», «Иҗат», «Тулай торак һәм торак мәсьәләләре» турында сөйләштеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100