news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли мәгариф бүлеге: Татар теле сәгатьләре артсын дигән мөрәҗәгатьләр килә

«Татар теле дәресләрен кызыклы итү, укучыларның дәрескә килү теләге зур булсын өчен хәзер күп эшләнә», — дип белдерде Энҗе Гыйззәтуллина.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина халыктан «татар теле сәгатьләре артсын иде» дигән мөрәҗәгатьләр килүен әйтте.

Аның сүзләренчә, татарча укытуга каршы чыгучыларга караганда, «татар телен тирәнрәк өйрәнәсе килә» дигән мөрәҗәгатьләр күбрәк. 

«Татар теле дәресләрен кызыклы итү, укучыларның дәрескә килү теләге зур булсын өчен хәзер күп эшләнә. Яңа программалар эшләнде, яңа дәреслекләрдә күбрәк коммуникатив технологияләргә өстенлек бирелә. Сөйләшергә өйрәтү беренче планга чыга», — диде Энҗе Гыйззәтуллина.

Ул «Сәлам» дәреслеге белән укучыларның канәгать булуын искәртте. «Чыннан да укучыларга ошый, өйләренә кайтып, „кызык“ дип сөйлиләр. Ата-аналарга баласының яратып сөйләве ошый», — дип белдерде милли мәгариф бүлеге җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100