Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел татар теленнән олимпиадада катнашучыларның әзерлеге яхшырак булган
«Бу ел азагында декабрьдә катнашучы балалар тагын да күбрәк булыр дип өметләнәбез», — дип әйтте милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина.
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бу уку елында татар теленнән олимпиадаларда катнашучылар саны арткан, һәм аларның әзерлеге яхшырак булган.
«Муниципаль этаптан йомгаклау этабына чыгучылар 40 процент булды. Жюри, башка еллар белән чагыштырганда, бу уку елында катнашучыларның әзерлекләре яхшырак булуын билгеләп үтте», — диде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә.
Ул йомгаклау этабына чыгучылар барысы да «Дуслык» лагерена килеп, олимпиадада катнашканнарын әйтте.
«Бу ел азагында декабрьдә катнашучы балалар тагын да күбрәк булыр дип өметләнәбез», — дип әйтте Энҗе Гыйззәтуллина «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз