news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәген төзергә кушты

Яңа үзәк икътисадның реаль секторы югары уку йортларын һәм оешмаларын берләштерәчәк.

Татарстан Президенты дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәген төзергә кушты
tatarstan.ru

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәген булдырырга кушты. Бу боерык ТР Президентының рәсми сайтында урнаштырылган.

«Татарстан Республикасында дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәге төзергә кушам», — диелә документта.

Яңа үзәк югары уку йортларын һәм икътисадның реаль секторы оешмаларын берләштерәчәк.

Указ «Югары белем бирү мәгариф оешмаларын һәм фәнни оешмаларны интеграцияләү һәм аларның икътисадның реаль секторында эшләүче оешмалар белән кооперациясе нигезендә дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәкләренә дәүләт ярдәме чаралары турында» Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә имзаланды.

Үзәкнең күзәтү советы эшчәнлеген оештыру-техник тәэмин итү белән «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ шөгыльләнәчәк. Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үзәкнең проект офисы эшчәнлеге составын һәм регламентын, шулай ук идарәче совет составын һәм урынын тәкъдим итәчәк.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казан федераль университеты «Фән» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәген оештыруга дәгъва кыла.

  • Илкүләм проектлар Россиядә 2019 ел башыннан РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә гамәлгә ашырыла.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100