news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевскида туган телне өйрәнүче балалар «Татар моңы» бәйгесендә үзләрен сынады

Жюри нәтиҗәләре буенча 1нче мәктәпнең 10 сыйныф укучылары Дамир Низаметдинов һәм Данис Низаметдинов Гран-прига лаек булды.

Менделеевскида туган телне өйрәнүче балалар «Татар моңы» бәйгесендә үзләрен сынады
mendeleevskyi.ru

(Менделеевск, 25 февраль, «Татар-информ», «Менделеевск яңалыклары», Асия Мөхәммәтханова). Халыкара туган тел көне уңаеннан 1нче мәктәптә оештырылган «Татар моңы» конкурсында шәһәр һәм район гомумбелем бирү мәктәпләреннән 1-11 сыйныф укучылары катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Конкурсантлар дүрт төркемгә бүленде: татар мәктәпләре, рус мәктәпләренең вокал белән шөгыльләнүче һәм шөгыльләнмәүчеләре, төркемнәрдә җырлаучылар.

Беренче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, алып баручы Фәнисә Ибәтуллина җыр бәйгесен ачып болай диде: «Җырлаучысы булганда — җыр мәңге яши. Җыр ул — яшәү чарасы».

«Безнең мәктәптә ана телендә камил сөйләшү, аның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Бу уңайдан төрле кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар үткәрелә», — диде 3нче мәктәп конкурсантлары Ралина Исламова, Алия Мөбәрәкшина һәм Рания Тухватова.

Жюри нәтиҗәләре буенча 1нче мәктәпнең 10 сыйныф укучылары Дамир Низаметдинов һәм Данис Низаметдинов Гран-прига лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100