news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент Татарстанның ел студентын игълан итте

Ел саен гыйнвар аенда Студентлар көнен бәйрәм иткәндә республиканың иң алдынгы студентларын бүләклиләр.

Президент Татарстанның ел студентын игълан итте
tatarstan.ru

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 25 гыйнвар — Студент көнендә Казанда Татарстанның «Ел студенты-2019» премиясе иясен игълан иттеләр. Җиңүчене Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләде. Бәйрәм тантанасы «Пирамида» комплексында үтте.

«Тормышта лидер булу өчен белемлелек таләп ителә. Без студентларыбызның уңышлары белән горурланабыз. Татарстанда белем алу шартларын камилләштерү өчен күп эшләнә — университетлар, тулай тораклар яңартыла. Республиканың киләчәге сезнең кулларда», — дип мөрәҗәгать итте Президент залда утырган студентларны бәйрәм белән котлап.

Ел студенты итеп КФУның Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм гаммәви коммуникацияләр институты вәкиле Камолиддин Бобохонов танылды. Ул биш ел элек Казанга укырга Үзбәкстаннан килгән. Хәзерге вакытта «Универсиада авылы»ндагы тулай торакта яши.

«Татарстан — иң яхшы төбәк. Кайда тууым мөһим түгел, иң мөһиме — мин Татарстанга кирәк булдым. Республикада яшәүче яшьләр бәхетле, чөнки аларның үз министрлыклары бар. Мин әле дә шушы мәртәбәле исемгә лаек булуыма ышанып җитә алмыйм», — дип хисләре белән уртаклашты Камолиддин.

Гран-при иясенә 50 мең сум күләмендә акчалата премиядән тыш, дөньядагы университетларның берсендә белем алу хокукы да бирелә.

«Ел студенты» бәйгесе лауреатларын республиканың күренекле кешеләре — артистлар, спортчылар, җәмәгать һәм мәдәният әһелләре котлады. Тантананы Россиядә танылган шоумен Денис Дорохов алып барды.

«Бу премия 15 еллык тарихка ия. Ул алдынгы карашлы яшьләрне күрергә ярдәм итә. 2005 елда беренче булып шушы премиягә лаек булган Тимур Сөләйманов бүген үзе яшьләр сәясәте өчен җавап бирә — яшьләр эшләре министрының урынбасары вазифасын башкара. Студентлар көне — безнең бәйрәм, ләкин ул елга бер тапкыр гына түгел, ә без укый торган уку йортларында көн саен дәвам итсен иде», — дип теләкләрен җиткерде Татарстанның Студентлар лигасы президенты Рүфәт Кыямов.

Быелгы бәйгене оештырганда заманча алымнар файдаланылган: «Ел студенты» исеменә дәгъва иткән студентлар үзләренең уңышлары турында мәгълүматларны «Татарстан студенты» дигән махсус мәгълүмати система аша электрон рәвештә тапшырган.

«Елның студентлар оешмасы» номинациясендә — КФУның Alter Ego турклубы, «Елның студентлар иҗади клубы» номинациясендә энергетика университетыннан Вероника Поткина, «Елның студентлар тулай торагы советы» номинациясендә КФУның студсоветы җиңде. «Ел спортчысы» дип КФУ студенты Екатерина Лоськова игълан ителде. «Елның спорт студклубы» дигән номинациядә КИТТУның Kronos клубы билгеләп үтелде. Җиңүчеләрне ТР спорт министры Владимир Леонов тәбрикләде.

«Татарстан спорт клублары һәм студентларның спорт командалары саны буенча алдынгы рәттә тора. Алга таба да шулай булсын. Сәламәт булып, спортны сөеп яшәвегезне телим», — диде министр.

Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов студентлар арасында елның иң яхшы волонтерын — КИТТУның Түбән Кама шәһәрендәге химия-технология институты студенты Булат Әюповны бүләкләде. «Студент тормышы — кабатланмас еллар. Яшьлекнең ышанычы көчле була, барлык хыялларыгыз тормышка ашсын», — дип теләде Дамир Фәттахов студентларга.

«Елның чит ил студенты» номинациясендә КФУ студенты Диләрә Дамар җиңде.

«Студентлар матбугаты» һәм «Ел журналисты» номинацияләрендә алдынгыларны Татарстанның матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бүләкләде. Беренчесенә — КФУның студпроф.рф порталы белән медицина университетының студентлар матбугат үзәге беренче урынны алса, КИТТУ (КАИ) студенты Татьяна Иванова ел журналисты булып танылды.

Казанның инновация университеты студсоветы «Елның студентлар җирле үзидарә органы» номинациясендә бүләкләнде. КФУ студенты Тимур Хәбибуллин «Ел старостасы» дип игълан ителде. Аңа җиңүче дипломын һәм истәлекле сынын Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева тапшырды.

Татарстан Премьер-министры урынбасары — ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов «Елның студентлар фәнни оешмасы» номинациясендә җиңгән энергетика университеты студентларын тәбрикләде. «Ел интеллекты» дигән номинациядә медицина университеты студенты Раил Зиннуров бүләк алды.

«Белем алу беркайчан да зыянга түгел. Бүген һәркем студент була ала. Дөньяны карасаң, студентлар арасында 102 яшьлек кешеләрне дә очратасың. Мин үзем дә соңгы тапкыр ярты ел элек диплом алдым. Бөтен кешене дә Студентлар көне белән котлыйм», — диде Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова студентларны котларга сәхнәгә менгәч.

«Елның иҗади шәхесе» дип — ТИСБИдан Айдар Камалетдиновны, «Елның студентлар иҗади коллективы» дип КФУның «Im (age)» коллективын атадылар. «Студентлар проекты» номинациясендә җиңү яулаган, «Profкарта» программасын гамәлгә ашырган КФУ студентларын ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева бүләкләде. РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев «Елның җәмәгать эшлеклесе» номинациясе алдынгысы — ТИСБИ студенты Даниил Шейконы тәбрик итте.

Быел бәйгегә 25 югары уку йортыннан барлыгы 300 гариза кабул ителгән. Алар 18 номинациядә бәяләнгән. Җиңүчеләргә 15 мең сум күләмендә премия бирелә. Иң күп гариза «Ел интеллекты» номинациясенә килгән — 53. «Елның җәмәгать эшлеклесе» номинациясе дә популяр булган — 25. Ә Гран-при өчен 30 студент көч сынашкан.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100