news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин: Туган тел ул — предмет, аны һәркем укырга тиеш

Мәгариф һәм фән министры искәртүенчә, гомуми белем турында аттестат аласың килә икән, теге яки бу телне сайларга тиешсең.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин туган тел мәктәпләрдә мәҗбүри булуын искәртте. «Туган тел ул — предмет, аны һәркем укырга тиеш», — диде журналистлар белән очрашуда.

«Туган телен сайламаска беркемнең дә хокукы юк, ул рус теле, математика, физика кебек мәҗбүри предмет. Ә нинди телне сайлый — анысы балаларның әти-әниләр гаризасы буенча. 10нчы класста анда инде балалар үзләре яза», — диде министр.

Илсур Һадиуллин әйтүенчә, бу мәсьәлә гади түгел, норматив документлар әле ахыргача басылып чыкмаган. Федераль стандартлар буенча, әгәр катнаш гаиләдән бала татар телен белмәсә дә, татар телен дәүләт теле буларак сайлауга рөхсәт. Әгәр, рус баласы татар телен сайлый икән, аның өчен ул туган тел түгел, ә дәүләт теле. Дәүләт стандартларында бу бар.

«Һәр гражданин туган телен сайлый ала, без шартлар тудырабыз. Өч программа федераль реестрга керде — татар теле — туган тел, татар теле дәүләт теле буларак, татар әдәбияты. Алар белән бөтен Россия шөгыльләнә. Без монда бернинди хокук бозулар, хилафлыклар күрмибез», — диде.

«Кайвакыт шундый сүзләр ишетәбез: „без туган телне теләмибез“ диләр, ә беркем сорамый, гомуми белем турында аттестат аласың килә икән, теге яки бу телне сайларга тиешсең. Син ул предметны укырга тиеш. Ул уку планында бар», — дип белдерде Илсур Һадиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100