news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан районнарына 70 яңа мәктәп автобусы тапшырдылар

Рөстәм Миңнеханов яңа автобусларның символик ачкычын Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга тапшырды.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Федераль ярдәм белән республика 70 яңа мәктәп автобусы алды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов автобусларның символик ачкычларын районнарга тапшырды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара республиканың Дәүләт Советы каршындагы мәйданда булды, символик ачкыч тапшыру тантанасында республика районнары вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, хәзерге вакытта мәктәп автобусларыннан башка булмый. Бүген республикада 800дән артык автобус эшли.

«Белем бирү оешмаларын модернизацияләү программасы, яңа мәктәпләр төзү, полилингваль комплекслар төзү, мәктәпләрне транспорт белән тәэмин итү һәм мәктәпләргә оптик җепселләр кертү дә — балалар өчен эшләнә. Болар барысы да авыл һәм шәһәр балалары сыйфатлы белем алу мөмкинлегенә ия булсын өчен тормышка ашырыла», — диде Татарстан Президенты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot