news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда туган телдә белем бирү бәйгесе җиңүчеләрен иртәгә бүләклиләр

Бәйгедә татар, чуваш, удмурт, мари, мордва телләрендә белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклаганнар.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы туган телдә белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау өчен бәйгеләр уздырды. Җиңүчеләрне иртәгә, 25 ноябрьдә, 10.00 сәгатьтә Татарстан Дәүләт Советының Кече залында бүләклиләр. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Татарстан Республикасы муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында туган телдә (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва) белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәләре» һәм «Туган (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва)» телдә белем һәм тәрбия бирүне оештыра торган иң яхшы балалар бакчасы» бәйгеләре туган телдә укытуның сыйфатын күтәрүне стимуллаштыру, гомуми белем бирү оешмалары эшенең уңай тәҗрибәсен тарату максатыннан оештырылган.

Конкурсларның эксперт комиссиясе гаризаларны 16 октябрьгә кадәр караган. 26-30 октябрьдә муниципаль районнарга чыгып, конкурсның чираттагы этабы уздырганнар. 11 ноябрьдә Республика конкурс комиссиясе утырышында иң яхшы нәтиҗәне күрсәткән мәгариф оешмалары каралды, конкурсларның җиңүчеләре билгеләнгән.

«Татарстан Республикасы муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында туган телдә (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва) белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәләре» республика конкурсында катнашу өчен 93 гариза, «Туган (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва» телдә белем һәм тәрбия бирүне оештыра торган иң яхшы балалар бакчасы» республика конкурсында катнашу өчен 104 гариза кергән.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнаша, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100