Тарих институты вәкиле: Гаспралының төп максаты — төрки-мөселман халыклары алгарышы

Ләлә Мортазина Исмәгыйль Гаспралының җәдитчелек фикерләре киң таралуга әлеге методиканың уңышлы булуы гына түгел, мөселманнар арасында Гаспралының үзенә булган уңай мөнәсәбәте йогынты ясаганын әйтте.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Исмәгыйль Гаспралының төп максаты — төрки-мөселман халыкларының тәрәккыяте, алгарышы. Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Тарих һәм милли мәгариф теориясе үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ләлә Мортазина галимнең тууына 170 ел тулуга багышланган фәнни конференциядә шул хакта сөйләде.

«Мәктәпләрдә, татарлар белән беррәттән, үзбәк, кыргыз, казах, каракалпак һәм башка милләт балалары укыган. Укыту татар телендә алып барылган, Гаспралы дәреслекләре белән бергә, татар педагогларының әсбаплары да кулланылган. Соңрак, бигрәк тә 1910 еллардан соң, татар мөгаллимнәре укытудан читләштерелә башлаганнан соң, җирле милләт вәкилләре үзләре дә укыта, мәктәпләр ача башлаганнар, дәреслекләр язганнар», — диде Ләлә Мортазина.

Ул җәдит мәктәпләре татарлар яшәгән барлык кыйтгаларда да барлыкка килгәнен искәртте. «Алар, әлбәттә, башка мөселман халыклары өчен дә хезмәт иткән. Мәсәлән, Кытайда да җәдит мәктәпләрендә, татарлар белән бергә уйгырлар, кыргызлар, казахлар укыган. Үремчедә, Голҗада, Үчәк һәм башка урыннарда татар мәктәпләре эшләгән. 1913 елда күренекле мәгърифәтче Габдулла Бубыйның Голҗа шәһәренә барып урнашуы, 1917 елга кадәр татар җәдит мәктәбенә җитәкчелек итүе билгеле», — диде докладчы.

Ләлә Мортазина Исмәгыйль Гаспралының җәдитчелек фикерләре киң таралуга әлеге методиканың уңышлы булуы (моңа кадәр 3-4 ел буена алган белемне 40-50 көн эчендә бирергә мөмкинлек биргән) гына түгел, мөселманнар арасында Гаспралының үзенә булган мөнәсәбәтнең уңай булуы, шәхси үрнәге дә йогынты ясаганын әйтте.

Ул Гаспралының аваз ысулы, яңа төр мәктәпләр турындагы фикерләре Русиядән читтә дә таралганын искәртте. «Әлбәттә, биредә аның үзенең роле бик зур була. Ул ватанында гына түгел, чит илләрдә яшәүче мөселманнарның да мәгарифен өйрәнгән. Мәсәлән, әле 1874 елда ук, Франциядән кайтышлый, Алжирга, Туниска, Мисырга барып чыга, Истамбулга килә. Төркиядә төрек телен тирәнтен өйрәнү белән бергә, кардәш халыкның мәдәниятен өйрәнә, төрек тарихы, мәгариф системасы белән кызыксына», — дип сөйләде.

Мортазина фикеренчә, төрле мөселман илләрендә булу Гаспралыга әлеге ислам дәүләтләрендә Көнбатыш Европа моделе нигезендә барган үзгәрешләрне күрергә һәм аларга бәя бирергә мөмкинлек биргән. «Моннан тыш, ислам цивилизациясенең дөньяда тоткан урынын һәм аның төрки халыкларның үсешендәге ролен билгеләргә, күзалларга ярдәм иткән», — дип белдерде.