Марат Гыйбатдинов: Гаспралы мәктәпләрнең җәмгыяттән бикләнмәве өчен тырышкан

Ул бүгенге татар мәдәнияте, әдәбияты чишмә башында Исмәгыйль Гаспралы тора, дип саный.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кырым татар зыялысы, язучы, җәмәгать эшлеклесе Исмәгыйль Гаспралы мәгариф тармагына зур өлеш керткән шәхес. Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов аның шушы юнәлештә ролен билгеләде.

«Исмәгыйл бәкнең бер сабагы — ул мәктәпләрнең җәмгыятьтән бикләнмәве, киресенчә, аның ата-аналар, хәйриячеләр өчен ачыклыгы (бүген без аны транспарент дип әйтер идек). Ачык имтиханнар, күргәзмәләр, кичәләр аркылы җәдитчеләр җәмгыятькә яңа мәктәпнең файдасын, шәкертләрнең өлгерешен ачык күрсәткәннәр», — диде ул Гаспралының тууына 170 ел тулуга багышланган халыкара фәнни конференциядә.

Марат Гыйбатдинов әйтүенчә, шул рәвешле, җәмгыять әгъзаларын, ата-аналарны мәктәпнең кайнар яклаучылары, ислахият тарафдарлары иткәннәр. «Ә бүген әле бездә ата-аналар белән эш тиешенчә куелып бетмәгән, кызганычка каршы», — дип белдерде ул.

Ул бүгенге татар мәдәнияте, әдәбияты чишмә башында, шулай ук, Исмәгыйль Гаспралы тора, диде. «Хәзерге татар әдәбияты дәреслеген алып карасак, андагы бөек зыялыларыбыз, әдипләребезнең күпчелеге нәкъ менә җәдит мәдрәсәләрендә укыган яки укыткан. Гаспралы төзегән мәгариф системасы булмаса, без белгән 20 гасыр классик татар әдәбияты, мәдәнияте да бөтенләй башка төсмер алган булыр иде дисәк була», — дип искәртте Марат Гыйбатдинов.

Ул Гаспралының педагог һәм методист буларак бик мөһим адым ясаганын ассызыклады. «Бөек реформаларга китергән эшен ул бик гади һәм кечкенә күренгән методик алымнан — укытуның җәдид ысулын кулланудан башлап җибәрә. Безнең өчен буген бу бик зур үрнәк булырлык. Еш кына, бөек проектларга, зур саннарга мөкиббән китеп, без гади, ләкин мөһим әйберләр турында онытып җибәрәбез», — дип әйтте Гыйбатдинов. 

Гаспралы төзегән методик система нәтиҗәле, татар җәмгыятенең заманча ихтыяҗларын күздә тоткан рәвештә оеша. «Әлбәттә, Гаспралы оста менеджер буларак, хәйриячеләрне, мөгаллимнәрне, дин әһелләрен үз тарафдарлары ясый алган — бу да бик зур эш, һичшиксез», — дип билгеләп узды Тарих институты директоры урынбасары.