news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда иң яхшы ун билингваль балалар бакчасы исемлеге билгеле

Бәйгедә җиңүче балалар бакчаларына 500 мең сумлык грант бирәләр.

Татарстанда иң яхшы ун билингваль балалар бакчасы исемлеге билгеле
Владимир Васильев

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурста җиңүчеләр билгеләнде. Конкурска барлыгы 44 балалар бакчасыннан гариза кабул ителде. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү эшчәнлеген оештыру алымнарының системалылыгы, эшчәнлекнең ресурс белән тәэмин ителеше, белем бирү оешмасының әлеге юнәлеш буенча тәкъдим ителгән эш формаларының төрлелеге һәм оригинальлеге, балаларны дәүләт телләренә өйрәтү методикасы һәм технологияләре бәяләнде.

500 мең сумлык грант алу өчен бәйгедә 10 иң яхшы балалар бакчасы җиңде:

  • Мөслим районының «Кояшкай» балалар бакчасы;
  • Кукмара шәһәренең 8нче номерлы «Гөрләвек» балалар бакчасы;
  • Арча шәһәренең 11нче номерлы балалар бакчасы;
  • Казан шәһәре Вахитов районының 136нчы номерлы балалар бакчасы;
  • Казан шәһәре Совет районының 67нче номерлы балалар бакчасы;
  • Чистай шәһәренең  5нче номерлы «Ал чәчәк» балалар бакчасы;
  • Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 72нче номерлы балалар бакчасы;
  • Ютазы районының шәһәр тибындагы Урыссу бистәсенең 2нче номерлы балалар бакчасы;
  • Лениногорск районының 7нче номерлы балалар бакчасы;
  • Алексеевск шәһәренең 6нчы номерлы «Бал Корты» балалар бакчасы.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100