Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кайбычның Хуҗа Хәсән мәктәбендә «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәге ачылды
Бу проект шәһәр һәм авыл мәктәпләре арасында техник база, заманча мөмкинлек аермасын киметүне максат итеп куя.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Кайбыч, 24 октябрь, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнәгатов). Кайбыч районының Хуҗа Хәсән мәктәбендә «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәге ачылды. «Үсеш ноктасы» үзәген ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Светлана Петрова катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Үсеш ноктасы» — илкүләм проект. Ул шәһәр һәм авыл мәктәпләре арасында техник база, заманча мөмкинлек аермасын киметүне максат итеп куйган. Һәр яктан камил шәхес тәрбияләргә мөмкинлек бирүче мондый үзәкләрне ачуга «Мәгариф» илкүләм проекты юл ача. Әлеге проект 2019 елдан 2024 елга кадәр гамәлгә ашырыла.
Проектны тормышка ашыру укучыларда заманча компетенцияләр һәм күнекмәләр булдыруга юнәлтелгән. Технология, информатика, тормыш иминлеге нигезләре фәннәре буенча да киңкүләмле эш алып бару күздә тотыла.
«Илебез Президенты Владимир Путин мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын яхшырту өчен шундый юнәлешләр билгеләде. Аларның берсе „Үсеш ноктасы“ дип атала. Бездә балаларга сыйфатлы белем бирүгә барлык шартлар да тудырыла. Мәктәп программасыннан кала, өстәмә белем бирү буенча да зур мөмкинлекләр ачыла. „Үсеш ноктасы“ үзәге ныклы белем бирүгә яңа этәргеч булсын иде», — диде Рәмис Хәялиев.
«Әлеге проект кысаларында информатика классына 10 мобиль ноутбук, тормыш иминлеге нигезләре классына җиһазлар кайтартылды, технология классына да җиһазлар кайтып җитәчәк. Хәзер безнең алда зур бурычлар тора, үсешнең киң мөмкинлекләре ачыла. «Үсеш ноктасы» үзәгендә эшләү өчен укытучыларыбыз махсус курсларда белем алып кайтты, — диде мәктәп директоры Надежда Николаевна.
Үзәк ачылган көнне робот техникасы, шахмат уйнау, зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча мастер-класслар тәкъдим иттеләр. Шахмат зонасында бу уен белән мавыгучы укучылар шөгыльләнә. Технология кабинетында укучылар үзләре ясаган робот техникасы белән читтән идарә итеп күрсәттеләр.
Информатика кабинетында тугызынчы класс кызлары, егетләре ноутбукларда төрле программаларда эшләп карады. «Үсеш ноктасы» үзәгенең кабинетлары белән дә таныштык. Биредә ремонт эшләрен райондагы төзелеш оешмасы башкарган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз