news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Бүген ТДГПУ белән “Майкрософт Рус” ширкәте арасында килешү төзелде
Килешү белем бирү процессында заманча мәгълүмати технологияләр һәм инновацияләрне куллану өлкәсендә килешеп эшләүне күздә тота
Скопировать ссылку
(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты ректоры Р. Җамалетдинов белән “Майкрософт Рус” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте генераль директоры Б. Стеен арасында килешү төзелде. Ул белем бирү процессында заманча мәгълүмати технологияләр һәм инновацияләрне куллану өлкәсендә килешеп эшләүне күздә тота.
Әлеге килешү белән университет белән идарә итүгә һәм фәнни-белем бирү эшчәнлегенә мәгълүмати-коммуникатив технологияләр кертү, университет һәм “Майкрософт Рус”ның инновацион белем бирү инициативаларын үстерү буенча тәкъдимнәр әзерләүдә якларның хезмәттәшлек кысалары һәм шартлары билгеләнә. Бу хакта ТДГПУның җәмәгатьчелек белән элемтә буенча бүлеге хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot