2011 елда Туполев исемендәге КДТУ яңа тулай тораклы булачак

Туполев исемендәге КДТУның яңа тулай торагын төзүгә федераль бюджеттан 460 миллион сум акча бүленәчәк
(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Кристина Иванова). Туполев исемендәге КДТУның яңа тулай торагын төзүгә федераль бюджеттан 460 миллион сум тирәсе акча бүлеп биреләчәк.
Бүген бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә әлеге уку йортының ректоры Геннадий Дегтяров белдерде. Аның сүзләренчә, тулай торак төзелешенә акча 2009-2011 елларда бүленәчәк.
550 урынга исәпләнгән студентлар йорты КДТУның 2нче корпусыннан ерак түгел Әмирхан урамында төзелер дип ниятләнә. Фатир тибындагы тулай торакта абитуриентлар, яшь укытучылар һәм әлеге уку йортының башка хезмәткәрләре дә яши алачак.