news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бөтенроссия соңгы кыңгырау 25 майда онлайн узачак

Укучылар виртуаль кыңгырау чылтырата, акцияләрдә һәм флешмобларда катнаша, танылган шәхесләр белән турыдан-туры тапшыруларны карый алачак.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы 25 майда коронавирус пандемиясе шартларында ил мәктәпләрен тәмамлаучыларга ярдәм йөзеннән «Соңгы кыңгырау 2020» бөтенроссия акциясен уздыра. Чара онлайн-режимда узачак. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Масштаблы онлайн-марафон трансляциясе министрлык берләшмәсендә «ВКонтакте» социаль челтәрендә һәм ведомствоның рәсми сайтында «Соңгы кыңгырау 2020» бүлегендә оештырылачак.

«Шунда ук катнашучылар виртуаль кыңгырауга чылтырата ала, – дип билгеләп үтәләр ведомствода. - 10.00 сәгатьтә онлайн-марафонны Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов ачып җибәрәчәк, ул чыгарылыш сыйныф укучыларын котлап, үзенең мәктәп еллары турында да сөйләячәк. Чыгышларга илнең барлык төбәкләреннән педагоглар һәм укучылар кушылачак».

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен социаль челтәрләрдә оештырылган соңгы кыңгырауда берьюлы берничә акция һәм флешмоб узачак. Шулай ук «миллионнарның чын кумиры булган популяр шәхесләр» белән турыдан-туры эфирлар әзерләнгән. 

Чыгарылыш сыйныф укучыларына ярдәм йөзеннән оештырылган бәйрәм акциясе «Күңелле чакларның барысын да искә төшерик һәм соңгы кыңгырау белән яңа офыклар ачып җибәрик» дигән девиз белән узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100