news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәктәпләрдә төп дәүләт имтиханы расписаниесе билгеле

Имтиханнар резерв көннәрен исәпкә алып, 24 майдан 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә тугызынчы сыйныфларда төп дәүләт имтиханын үткәрү даталарын әйттеләр.

РИА Новости хәбәр итүенчә, ул резерв срокларын исәпкә алып, 24 майдан 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең тиешле боерыгы хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында чыкты.

Имтиханнар 24 һәм 25 май көннәрендә - рус теленнән, 27 һәм 28 майда математикадан узачак.

Резерв көннәре рус теле имтиханы өчен 8 һәм 30 июньдә, математикадан 16 июньдә һәм 2 июльдә  каралган.

Рус телен 3 һәм 13 сентябрьдә, математиканы 6 һәм 15 сентябрь көннәрендә яңадан тапшырырга мөмкин булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot