Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КФУ Күзәтүчеләр советы югары уку йорты ректоры вазифасына Ленар Сафинны тәкъдим итте
Ленар Сафин – РФ Федерация Советы Икътисади сәясәт комитеты рәисенең беренче урынбасары.
(Казан, 24 март, «Татар-информ», Алексей Угаров). Казан федераль университетының Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге күзәтүчеләр советы КФУ ректоры вазифасына РФ Федерация Советы әгъзасы Ленар Сафинны билгеләргә тәкъдим итте. Югары уку йортының рәсми хәбәрендә шулай диелә.
«Шунысын да искәртик: КФУ уставы нигезендә ректорны РФ Хөкүмәте КФУның Күзәтүчеләр советы тәкъдим иткән һәм билгеләнгән тәртиптә аттестация узган кандидатуралар арасыннан билгели. Бүген КФУның Күзәтүчеләр советы әгъзалары ректор вазифасына Ленар Ринат улы Сафинны тәкъдим итте», — диелә хәбәрдә.
Ленар Сафин — РФ Федерация Советы Икътисади сәясәт комитеты рәисенең беренче урынбасары. Моңа кадәр — 2010-2020 елларда ул ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифасын биләде, ә 1995-2008 елларда Казан дәүләт университеты юридик факультетының өлкән укытучысы һәм доценты булып эшләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз