news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Адымнар» күптелле мәктәбендә иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысын ачыкладылар

Бәйгедә «татар теле укытучысының авторитетын күтәрергә кирәк, ул заман белән бергә атларга тиеш», — дигән фикер-тәкъдимнәр яңгырады.

«Адымнар» күптелле мәктәбендә иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысын ачыкладылар
Абдул Фархан

(Казан, 24 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең финал этабы «Адымнар» күптелле мәктәбендә узды. Татарстаннан һәм чит төбәкләрдән өчәр укытучы мәгариф министры, ата-аналар, укучылар һәм вакытлы матбугат вәкилләре биргән сорауларга җавап тотты.

Бәйге 21 мартта башланды. Татарстаннан — 21 мөгаллим, чит төбәкләрдән — Удмуртия, Чувашия, Башкортстан, Төмән, Киров, Ульяновск, Оренбург, Пенза, Омск, Түбән Новгород, Самара өлкәләреннән 11 укытучы көч сынашты, фикер алышты һәм тәҗрибә уртаклашты. Бүген шулар арасыннан финалга чыккан алты укытучы көч сынашты.

Укытучыларга беренче сорауны Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин юллады. «Хәзерге көндә татар теле һәм әдәбияты укытучысының роле зур. Шул рольне төшермичә, аны саклап калуда нәрсә эшләргә кирәк?» — дигән сорау бирде ул. «Алдан да, арттан да, сулдан да, уңнан да сөйләүчеләр, бушлай киңәш бирүчеләр болай да күп», — диде ул.

«Бүгенге көндә татар теле укытучысы укыту белән генә чикләнеп калмый, ул төрле яклап талантлы кеше булырга тиеш. Без җырларга да, сөйли белергә дә тиеш, төрле проектларда да катнашабыз», — диде Төмән өлкәсе Вагай районы Заречный урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Венера Ибукова.

Казанның Идел буе районы 114нче мәктәбе укытучысы Ләйсән Шәрәфетдинова укучылар белән дустанә мөнәсәбәт булырга тиеш дип саный. «Укучылар укытучы апасын мәктәптә күргәч, йөзләре балкып елмайса, укырга теләкләре дә арта. Укытучы беренче дәресендә аны елмаеп каршы ала, җылы сүзләр белән өндәп җибәрә алса, беренче дәрестән үк укучы күңеленә юл табыла», — ди ул.

Бәйге ахырында Илсур Һадиуллин укытучыларга татар теле дәреслекләреннән яңа Федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча дәресләрнең кыскартылачагы турындагы дигән имеш-мимешләргә ышанмаска өндәде.

«Татар теле ике атнага бер тапкыр яки дәрес ярты сәгатькә кадәр кыскартыла икән дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Барлык шартлар тудырылган. Сәгатьләр санын мәктәп үзе хәл итәргә тиеш, аңлап бетермәгән кешеләрнең уй-фикерен үзгәртергә, алар белән агарту эшен алып барырга, телнең аһәңен, матурлыгын ачып салырга ярдәм итәргә безнең көчебез җитәрлек. Шуңа күрә борчылмагыз. Татар теле дәресе сәгатьләре кимеми», — диде министр.

  • Бәйгедә төбәкләрдән Төмән өлкәсе Вагай районы Заречный урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Венера Ибукова, Башкортстанның Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Динара Харисова, Чувашиянең Тукай урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Динә Гыймалтдинова катнашты.
  • Республикадан Казанның Вахитов районы 116нчы лицей укытучысы Зилә Габдинова, Чаллы шәһәренең 12нче урта мәктәбе укытучысы Фирүзә Вахитова, Казанның Идел буе районы 114нче мәктәбе укытучысы Ләйсән Шәрәфетдинова катнашты.

Сынауның максаты — катнашучыларның уку-укыту процессында катнашкан барлык әһелләре белән элемтә кора белү күнекмәсен күрсәтү. Сынау бер сәгать дәвам итте. Һәр укытучы бирелгән сорауга бер минут эчендә җавап бирергә тиеш булды. Укытучылар сорауга теләк буенча кул күтәреп җавап бирде.

Жюрида Казан федераль университетының татар теле белеме һәм гомуми тюркология кафедрасы мөгаллимнәре булды. Сынау нәтиҗәләреннән чыгып, төбәктән һәм республикадан берешәр абсолют җиңүчене сайлап алачаклар. Җиңүчеләрнең исемен иртәгә «Ел укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабындагы йомгаклау кичәсендә әйтәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100