news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БДИны вакытыннан алда тапшыручыларга яңадан теркәлү өчен гариза бирергә кирәк

Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында Бердәм дәүләт имтиханын һәм Дәүләт чыгарылыш имитиханын үткәрү срокларын (вакытыннан алдагы этап 20 марттан 13 апрельгә кадәр планлаштырылган иде) күчерү турында карар кабул ителде.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында искәртүләренчә, вакытыннан алдагы этапта Дәүләт чыгарылыш имтиханы һәм Бердәм дәүләт имтиханында катнашу өчен гариза тапшырган узган елларда мәктәп тәмамлаучыларга һәм быел белем алучыларга 26 мартка кадәр сынауларда катнашу өчен яңа гариза бирергә кирәк.

Шунысын да искәртик: коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында Бердәм дәүләт имтиханын һәм Дәүләт чыгарылыш имтиханын үткәрү срокларын (вакытыннан алдагы этап 20 марттан 13 апрельгә кадәр планлаштырылган иде) күчерү турында карар кабул ителде.

«Быел белем алучылар, төп этапның датасын (2020 елның 25 маеннан 16 июньгә кадәр) сайлап, үзләренең гомуми белем бирү оешмасына кабат теркәлү өчен гариза тапшыра», - диелә министрлык хәбәрендә.

Мәктәпне узган елларда тәмамлаучылар исә кабат теркәлү өчен гаризаны яшәү урыны буенча мәгариф бүлегенә тапшыра. Алар төп этаптагы резерв көннәрнең датасын (19-29 июнь) сайлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100