Казанның "WorldSkills Competition"ны үткәрүгә әзерлеген тикшерү сәясәткә бәйле булмаячак

Бу хакта матбугат конференциясендә "WorldSkills International" президенты Саймон Бартли сөйләде

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). "WorldSkills" эшче һөнәрләрне популярлаштыру буенча халыкара хәрәкәт җитәкчелеге Казанда 2019 елда "WorldSkills Competition" дөнья беренчелеген үткәрү шартларын тикшергән вакытта сәясәткә игътибар итмәячәк. Бу хакта сишәмбе көнне "WorldSkills International" президенты Саймон Бартли матбугат конференциясендә хәбәр итте, дип яза ТАСС.

Бартли белән хәрәкәтнең вице-президенты Стефан Прашл кичә Казанның чемпионатны үткәрүгә әзерлеген тикшерү өчен Россиягә килде. Алар бүген РФ Президенты Владимир Путин белән очрашырга тиеш.

"WorldSkills" - сәяси оешма түгел, тик без сәясәт бөтен җирдә булган дөньяда яшибез, - диде Бартли. - Әмма биредә җыелучыларны Стефан белән без бу атнада башкарачак эшләргә сәясәтнең катнашы булмаячак". - Шул ук вакытта ул агымдагы елның август аенда Сан-Паулуда узачак хәлиткеч тавыш бирүдә катнашучылар, аларның илләре хуплаган оешмаларда эшләү ихтималын истән чыгармады: "Шуңа да аларның карары илләрендәге сәяси вәзгыятькә бәйле булырга мөмкин", - дип таныды Бартли.

Бартли белән Прашл бу атна азагында Директорлар советы каршында Казанда һәм тагын Париж һәм Шарлеруа (Бельгия) шәһәрләрендә уздырылган инспекция нәтиҗәләре турында хисап тотачак. "Директорлар советы шәһәрләрнең кайсына рәсми конкурс заявкасы тәкъдим итәргә тиешлекне хәл итә. Аннары Сан-Паулуда тавыш бирү үткәреләчәк, шунда җиңүче ачыклана, - дип аңлатып узды Бартли. - Казан Россиянең әлеге конкурсны үткәрү һәм алага таба хәрәкәт итү мөмкинлеген күрсәтә алачак дип саныйм. Әлегә Россиягә килүгә без булган сорауларга бары уңай җаваплар гына алдык", - диде.

"WorldSkills" – узган гасырның уртасында нигез салынган халыкара коммерцияле булмаган оешма. Аның максаты  - эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен арттыру һәм һөнәри белем бирүне үстерү. Шуның өчен ассоциация ике елга бер тапкыр "WorldSkills" халыкара һөнәри осталык ярышларын үткәрә.

Саймон Бартли беренче тапкыр Россиягә 2012 елда килгән, шуннан соң РФ әлеге халыкара оешмага кушыла. Шушы көннән алып илдә ике тапкыр илкүләм чемпионат, шулай ук яшь белгечләр өчен "WorldSkills Hi-Tech" эшче һөнәрләр чемпионаты уздырылды. Россия ярышларында беренче урынны биләгән осталар 2013 елда Лейпциг (Германия) һәм 2014елда Лилльда (Франция) үткәрелгән халыкара бәйгеләрдә катнашырга өлгерде.