Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУ студентлары “Мәдәни башкала” халыкара конкурсы Гран-приена лаек булган
17-23 март көннәрендә Санкт-Петербургта “Мәдәни башкала” исемле V халыкара ачык конкурс уздырылган
(Казан, 24 март, “Татар-информ”). 17-23 март көннәрендә Санкт-Петербургта “Мәдәни башкала” исемле V халыкара ачык конкурс узган. Казан федераль университеты Яр Чаллы институтының “Сәйяр” халык бию ансамбле Гран-прига лаек булган. Бу хакта КФУ ның рәсми сайтында хәбәр ителә.
“Мәдәни башкала”да катнашу өчен заявкалар алты юнәлеш: вокал, хореография, уен коралларында уйнау, театр, мода театры һәм оригиналь жанр юнәлешләре буенча кабул ителгән. Гран-при һәр юнәлештә иң яхшыларга тапшырылган. Конкурс чыгышларыннан тыш, кунакларны онытылмас иҗади очрашулар, эксклюзив мастер-класслар һәм фестиваль концертларында катнашулар көткән.
“Мәдәни башкала” Санкт-Петербургның иң яхшы концерт мәйданнарында узган һәм якшәмбе көнне Гала-концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланган, дип хәбәр итә КФУның Яр Чаллы институты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз