420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Чистай, 24 гыйнвар, «Татар--инфйорм», «Чистай-информ», Гүзәл Гомәрова). Чистайда, 1нче мәктәптә «Ел укытучысы-2021» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы уза. Анда шәһәр мәктәпләреннән 12 педагог катнаша.
Төрле фән укытучылары жюри әгъзалары алдында ачык дәресләр һәм мастер-класслар күрсәтә. Конкурсантларның өчесе «Туган тел укытучысы» номинациясендә җиңү өчен көрәшә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Муниципаль этап җиңүчесе Чистай районы данын зона турында яклаячак.