news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елда имтиханнар коронавируска кадәр булган форматта узар дип ниятләнә

Быел 11 нче сыйныфны тәмамлаучы укучылар БДИ ны элегрәк яңартылган федераль стандартлар нигезендә тапшырачак.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елда Бердәм һәм Төп дәүләт имтиханнарын коронавируска кадәрге форматта үткәрү ниятләнә.

«Әлегә имтиханнар буенча расланган норматив документлар юк, ләкин элеккечә уздыру планлаштырыла. Рус теле һәм математика мәҗбүри, вузга керү өчен укучы сайлавы буенча ике предмет. 9 нчы классларда — рус теле, математика, сайлау буенча ике предмет», — диде ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин журналистлар белән очрашуда.

Быел 11 нче сыйныфны тәмамлаучы укучылар БДИ ны элегрәк яңартылган федераль стандартлар нигезендә тапшырачак. «Сүз 2022 елның 1 сентябреннән үз көченә керә торган стандартлар турында түгел. Икенче буын стандартлар ул, анда биремнәр алган белемнәрне практикада куллану белән бәйле булачак», — диде мәгариф министры.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100