news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдәге Яңа ел чыршысына Татарстаннан 105 бала китте

Чакырылучылар арасында фән олимпиадаларында, иҗади конкурсларда җиңүчеләр һәм башка яхшы нәтиҗәләр күрсәткән балалар бар.

Мәскәүдәге Яңа ел чыршысына Татарстаннан 105 бала китте
Александр Эшкинин

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). 25 декабрьдә Зур Кремль сараенда узачак Яңа ел чыршысына Татарстан Республикасыннан 105 бала китте.

Тантаналы чарага төрле дәрәҗәдәге олимпиада җиңүчеләре, фәнни җәмәгатьчелек, иҗтимагый оешма вәкилләре булган сигездән унөч яшькә кадәрге балалар чакырылды.

Алардан тыш, геройлык кылган балалар да чакырулар алды. Тугыз яшьлек малайны суда батудан коткарган 13 яшьлек Илфат Әюпов та бәйрәм кунагы булачак.

«Мин күпердә утырып балык тота идем, малай әлеге күпер буйлап велосипедта узганда елгага егылып төште. Мин моны күрдем, күпердән сикердем һәм аны тартып чыгардым. Ул вакытта миңа куркыныч булмады. Аннары әти – әниләр мактады, мәктәптә медаль бирделәр», - дип искә алды Илфат.

Елизавета Куркинаны вокал мәгълүматлары өчен чакырдылар – ул җиде ел инде җыр белән шөгыльләнә. «Йолдызлык»та җырлыйм, конкурсларда катнашам, шуның өчен мине Мәскәүгә җибәрәләр. Анда үземә бик күп яңа дуслар табарга телим», - диде ул.

«Ел саен Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан иң яхшы яшьләрне Кремльгә Президент чыршысына җыялар», – дип сөйләде Татарстан Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова.

Озатыр алдыннан балаларның документларын җентекләп тикшерделәр, аларга ТАССР символикасы төшерелгән бүрек һәм шарф тапшырдылар. Моннан тыш, табиблар балаларга медицина күзәтүе үткәргән. Табиблар сүзләренә караганда, Мәскәүгә баручы барлык балалар сәламәт.

Хәзер аларны Россия башкаласында ике көнлек сәфәр көтә. Балалар өчен шәһәр буенча экскурсия һәм төрле чараларда булу каралган.



Галерея: Победители олимпиад и творческих конкурсов отправились на Кремлевскую Елку в Москву


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100