news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елда Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру вакыты билгеле булды

Төп дулкын 25 майда башланып, 16 июньдә төгәлләнәчәк.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). РФ Мәгариф министрлыгы, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте боерыгы нигезендә, 2020 елда Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның төп дулкыны 25 майда башланып, 16 июньдә төгәлләнәчәк. Бу хакта «Российская газета» яза.

25 майда чыгарылыш сыйныф укучылары – география, әдәбият һәм информатика, 28ендә рус теленнән имтихан тапшырачак. 1 июньдә – база һәм профиль математика, 4сендә – тарих һәм физика, 8ендә җәмгыять белеме һәм химиядән имтихан бирәчәкләр. Чит телләр («Сөйләм теле»ннән тыш) һәм биологиядән имтихан – 11 июньгә, ә «Сөйләм теле»нең бер өлеше 15-16 июньгә билгеләнгән.

БДИны вакытыннан алда тапшыру дулкыны 20 мартта башлана. Бу вакытта имтиханны көллият, техникум тәмамлаучылар яки экстерннар, чит телдә белем бирә торган мәктәпләрне тәмамлаучылар тапшыра алачак.

География һәм әдәбияттан имтихан – 20 мартка, рус теле – 23енә, база һәм профиль математика — 27сенә, биология, физика, шулай ук чит телләрдән имтихан («Сөйләм теле»нең бер өлешен 1 апрельдә тапшырачаклар) 30 мартка билгеләнгән. 3 апрельдә – җәмгыять белеме һәм информатика, 6сында тарих һәм химиядән сынау көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100