news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча көллиятендә республикакүләм «Татар кызы» бәйгесе финалы була

Һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында бәйгенең финалына унбер кыз чыккан.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында «Татар кызы» республика конкурсы 24 ноябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында булачак.

Ул «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә, дип хәбәр итә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Конкурс татар кызының эчке дөньясы байлыгын һәм иң яхшы сыйфатларын ачу, тел, мәдәният, татар милләтенең үзенчәлеге белән кызыксынуны арттыру максатыннан үткәрелә, диелә хәбәрдә.

Конкурсның читтән торып үткәрелгән этабына Татарстанның 32 һөнәри белем бирү оешмасыннан гариза кабул ителгән, шуларның унбере конкурсның турыдан-туры этабына сайлап алынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot