Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда ОРВИ аркасында 10 мәктәптә 19 сыйныф карантинга ябылды
Казанның җиде мәктәбендә 13 сыйныф икегә бүленеп укый.
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда респиратор авырулар аркасында 10 мәктәптә 19 сыйныф карантинга ябылган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Казанның җиде мәктәбендә 13 сыйныф, Менделеевск районының ике мәктәбендә биш сыйныф һәм Әгерҗе районы мәктәбендә бер сыйныф икегә бүленеп укый», - дип сөйләделәр ведомствода.
«Татар-информ» узган атнада республикада салкын тию авырулары аркасында 12 сыйныф яки 196 укучының карантинда булганлыгын хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз