news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министрлык: Ата-аналарның күбесе мәктәптә кече сыйныф укучыларын ашатудан канәгать

Татарстанда башлангыч сыйныф укучыларын түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итүгә кагылышлы мөрәҗәгатьләргә көн саен мониторинг үткәрелә.

Министрлык: Ата-аналарның күбесе мәктәптә кече сыйныф укучыларын ашатудан канәгать
Михаил Захаров

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда кече сыйныфта укучы балаларын мәктәптә тукландырудан канәгать булуын белдергән ата-аналар саны арткан. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Мөрәҗәгатьләр саны буенча „барысы да канәгатьләндерә“ диючеләр саны артты. Соңгы ике атна эчендә кайнар элемтәгә 13 шалтырату килде, әмма шикаять белән түгел, ә түләүсез туклану буенча тәкъдимнәр бирү өчен», — дип сөйләделәр министрлыкта.

Яңа уку елы башыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү буенча ата-аналар, педагоглар һәм мәгариф идарәсе органнары консультациясе өчен кайнар элемтә ачты.

«Министрлык көн саен РФ Дәүләт хезмәтләре порталындагы „Кече сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар ризык“ бүлегендә гражданнарның мөрәҗәгатьләренә мониторинг ясый», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм мәгариф оешмалары сайтларында 1-4 сыйныф укучылары өчен Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белән килештерелгән бердәм ике атналык меню урнаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100