news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәктәп программасына гаилә тормышы нигезләре курсын кертергә тәкъдим итәләр

Әлеге курс яшүсмерләрне нык гаилә төзүгә әзерләү, шулай ук ватан мәдәниятендәге гаиләнең кыйммәтләре белән таныштыруны максат итеп куя.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Чиркәү Мәгариф һәм фән министрлыгына мәктәп программасына «Гаилә тормышының әхлакый нигезләре» дип аталган дәресләр кертергә тәкъдим иткән. Әлеге фикер Ата-аналар комитеты ассоциациясе тарафыннан яклау тапкан, министрлыкта да аны уңай кабул иткәннәр. Бу хакта “Известия” яза.

Әлеге курс яшүсмерләрне нык гаилә төзүгә әзерләү, шулай ук ватан мәдәниятендәге гаиләнең кыйммәтләре белән таныштыруны максат итеп куя. Шул ук вакытта яңа курсны нинди предмет кысаларында һәм күпме күләмдә укытылуы ачыкланмаган.

Яңа курсны программага кертү мәсьәләсе ноябрьдә каралачак. Фикер алышуны Россия мәгариф академиясе каршындагы гомуми белем бирү буенча укыту-методик берләшмә уздырачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot