news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Якутия педагогларын белем бирү сыйфатын арттыру ысуллары белән таныштырдылар

Татарстан башкаласында начар нәтиҗәле мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын арттыру буенча семинар узды.

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). Казанда Авиатөзелеш районының 117нче номерлы мәктәп мәйданчыгында Якутия белем бирү оешмалары хезмәткәрләре өчен семинар узды. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Семинар начар нәтиҗәле мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын арттыруга багышланды. Шулай ук тискәре социаль шартларда эшләүче оешмаларда төбәк проектларын гамәлгә ашыру турында сөйләшенде.

Семинарда катнашучылар, аерым алганда, белем бирү сыйфатын арттыруның методик техникалары белән танышты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot