Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рособрнадзорда яңа мәҗбүри имтиханнар кертү мәсьәләсен аңлаттылар
Киләчәктә яңа мәҗбүри имтиханнар кертү планлаштырылмый.
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә гамәлдә булган рус теле һәм математика имтиханнарына өстәп, киләчәктә әдәбият һәм башка фәннәр буенча яңа мәҗбүри Бердәм дәүләт имтиханнары кертү планлаштырылмый
«Рус теле һәм математикадан тыш, әдәбият һәм башка фәннәр буенча киләчәктә мәҗбүри БДИ кертү планлаштырылмый», — дип хәбәр иттеләр Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең матбугат хезмәтендә.
Моннан тыш, Рособрнадзорда чыгарылыш сыйныф укучыларының гомуми сөйләм компетенцияләрен тикшерүнең, аның сөйләм культурасы дәрәҗәсен ачыклауның, фикерләүнең һәм үз позициясен дәлилләүнең формасы булган йомгаклау иншасы турында искәрттеләр, дип яза РИА Новости.
Ведомство белгечләре фикеренчә, дәүләт йомгаклау аттестациясенең мәҗбүри фәннәрен арттыру «җәмгыятьнең һәм дәүләтнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатларыннан» кертелергә тиеш.
КПРФ фракциясеннән Дәүләт Думасы депутатлары партия лидеры Геннадий Зюганов җитәкчелегендә парламентның түбән палатасына Бердәv дәүләт имтиханын ирекле итеп калдыру буенча закон проекты тәкъдим итте. Документ проекты әдәбияттан мәҗбүри имтихан (телдән яки язмача), тарих һәм җәмгыять белеменнән телдән имтихан тапшыру өлешен кертүне күздә тота.
Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Рособрнадзор БДИдан баш тартуның белем бирү сыйфатына йогынтысы турында кисәткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз