news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Туполев исемендәге премияне Евгений Марчуковка бирү турында карар имзалады

Евгений Марчуков – Россия галиме, А.Люлька исемендәге тәҗрибә-конструкторлык бюросы директоры– генераль конструкторы.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Туполев исемендәге халыкара премияне Россия галиме, А. Люлька исемендәге тәҗрибә-конструкторлык бюросы директоры– генераль конструкторы Евгений Марчуковка бирү турындагы карарны имзалады.

Хокукый мәгълүмат порталында чыккан документта галим «инженерлык фәне өлкәсенә керткән зур өлеше өчен бүләкләнә» диелә.

А.Люлька исемендәге тәҗрибә-конструкторлык бюросы — «Уфа моторлар төзү производствосы берләшмәсе — Берләштерелгән двигательләр төзү корпорациясе» гаммәви акционерлык җәмгыяте филиалы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100