news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда иң яхшы билингваль балалар бакчалары бәйгесе башланды

Җиңүчеләргә грантлар тапшырыла.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). 22 сентябрьдән 25 сентябрьгә кадәр «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алучыларны сайлап алу конкурсының (мәктәпкәчә яшьтәге балаларның билингваль белемен камилләштерүгә юнәлдерелгән проектларны тәкъдим итү һәм яклау) 1 этабы узачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Сайлап алу конкурсында  мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы балалар бакчалары катнаша.

Грантның максаты мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы муниципаль мәгариф оешмаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирүнең укыту-тәрбия процессын камилләштерү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100