news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәктәпләре һәм көллиятләре Казанда ярминкә уздырачак

Ярминкәдә шәһәр халкына арзан бәядән камыр ризыклары, яшелчә, бал, сөт продуктлары, бөртекле культуралар, йомырка, шулай ук кулдан эшләнгән декоратив иҗат әйберләре тәкъдим ителәчәк. 

Татарстан мәктәпләре һәм көллиятләре Казанда ярминкә уздырачак
архив / Надежда Гордеева

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). 26 сентябрьдә «Казан» агросәнәгать паркында Татарстан мәгариф оешмалары катнашында традицион авыл хуҗалыгы продукциясе һәм кул эшләнмәләре ярминкәсе узачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Алдагы еллардагы кебек үк, һәр муниципаль район үз мәйданчыгында көллият һәм техникумнар, шулай ук мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре җитештергән продукция тәкъдим итәчәк», — дип хәбәр итә министрлык.

Ярминкәдә шәһәр халкына арзан бәядән камыр ризыклары, яшелчә, консервланган җиләк-җимеш продукциясе, бал, сөт продуктлары, бөртекле культуралар, йомырка, шулай ук кулдан эшләнгән декоратив иҗат әйберләре һәм башка товарлар тәкъдим ителәчәк.

Ярминкәдә җырлар, биюләр, шулай ук үзешчән сәнгать номерлары белән чыгыш ясаулар да көтелә. Чара барышында районнарның ярминкә корылмалары конкурсы узачак.

«Ел саен ярминкәгә шәһәр халкы һәм Казан кунаклары тарафыннан ихтыяҗ зур. Моны продукциянең югары күләмдә сатылуы дәлилли», — диелә министрлык хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100