news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Мәгариф министрлыгы балаларны мәктәпкә кабул итү тәртибен үзгәртте

Балаларны башлангыч, төп һәм гомуми урта белем алу программалары буенча кабул итү турында министрлык боерыгы басылып чыкты.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы балаларны мәктәпкә кабул итү тәртибен үзгәртте. Боерык хокукый мәгълүмат порталында басылып чыккан дип хәбәр итә ведомство.

Яңалыкларның берсе мәктәпне микрорайонга беркетү актына кагыла, моны муниципалитет 15 мартка кадәр чыгарырга тиеш. Ә документ басылып чыкканнан соң 10 көн эчендә мәктәп сайтына урнаштырылырга тиеш.

Бер гаиләдәге балалар бертуганнары укыган мәктәпкә кабул ителү хокукы алды. Моннан тыш, беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук чираттан тыш һәм беренче чиратта кабул итү хокукына ия балалар өчен беренче сыйныфка гаризалар кабул итү 1 апрельдә башлана һәм 30 июньдә тәмамлана.

Беркетелгән территориядә яшәмәүче балалар өчен беренче сыйныфка гаризалар 6 июльдә башлана һәм буш урыннар беткәнче дәвам итә. Бу төр гариза 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча кабул ителә.

Министрлык боерыгы нигезендә, башлангыч мәктәптә уку сәламәтлеге буенча күрсәтмәләр булмаганда, 6,6 яшьтән башлап һәм 8 яшьтән дә соңга калмыйча башланырга мөмкин. «Иртә яки соңрак укырга керү өчен әти-әниләрнең язмача гаризасы һәм мәктәпнең рөхсәте кирәк», — диделәр Мәгариф министрлыгында.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар адаптацияләнгән белем бирү программалары буенча бары тик ата-аналар ризалыгы һәм психологик-медицина-педагогик комиссия тәкъдимнәре нигезендә генә укырга кабул ителә. Мәктәпкә кабул итү турындагы документларны шәхсән яки почта аша заказлы хат белән, шулай ук мәгариф оешмасының электрон почтасы, мәктәпнең рәсми сайты аша, дәүләт хезмәтләре сервислары ярдәмендә бирергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100